Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яңгыр көтелә һәм температура +21 градуска кадәр күтәреләчәк

Якын көннәрдә республика территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак.

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез +21 градуска кадәр җылыта.

«Якын көннәрдә Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

2 һәм 3 июнь республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз, төнлә температура +4, +9, көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч фаразыннан күренгәнчә, җомга һәм шимбә көннәрендә антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Температураның бераз күтәрелүе (төнлә +12, җомга көнне көндез +23, шимбәдә +27 градуска кадәр) күтәрелүе көтелә. 

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев