Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган

Зыян күргән машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Казан – Оренбург трассасында булган. «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм яна да башлаган.


Шаһитлар машина йөртүчене салоннан чыгарган.


«Ир-ат аңын югалткан иде. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - диде алар.

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев