2 февраль 2018 яңалыклары
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра.
-
Җырчы Иркәдән бала тәрбияләү киңәшләре
Җырчы Иркә бүгенге көндә 3 кыз үстерә. Исемнәре дә берсеннән-берсе матур: Айсылу, Сөембикә һәм Әминә. Кызлар — нәзберек һәм нәфис затлар — аларны үстерү җиңел түгел. Танылган җырчы бала тәрбияләгәндә нинди принцип-кагыйдәләргә таяна икән? Шул хакта үзеннән сораштык.
-
“Ләйсән” Лесхоз балалар бакчасында "Адымнар нык, юллар имн булсын!!!" исеме астында юл йөрү куркынычсызлыгы уңаеннан чара булып узды
Чарага Саба ЮХИДИ хезмәткәре Ягафарова Гүзәл Назиф кызы, Сибагатов Айгиз Әнәс улы чакырылган иде.
-
"Зур сөюләр өмет иткән кыз баланы мыскыл итә ул"
Сер түгел: кайчагында булганыннан канәгатьлек алып, шөкер итеп яшәргә дә оныткалап җибәрәбез. Менә шундый вакытта бөек көчләр, сабак булсын әле бу бәндәгә дип, гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очраштыра, күрәсең. Поездда кайтып барышыбыз. Кайчак очраклы гына юлдашларга әллә ниләр сөйләп ташлыйсың. Саҗидә апа сөйләде дә сөйләде.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак
2018 нче елның 3-6 нчы февралендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә.
-
Кешеләр үлеменә китергән авариядә бердәнбер исән калучының да хастаханәдә гомере өзелгән (ФОТО)
Кичә Балык Бистәсе районында булган зур юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Фаҗига трассада фура һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә чыккан.
-
Казаннан баручы йөк машиналары Түбән Новгородка элеккеге юл буенча йөри алмаячак
М7 трассасы буенча Казаннан китүчеләр Түбән Новгородны әйләнеп узарга тиеш булачак.
-
Җитәкчеләрне таныйсызмы?
Бәйгенең спонсоры "Зармус" мебель компаниясе. Әлеге җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итеп үзегезгә кирәкле һәм ошаган йорт җиһазларын эшләтә аласыз. Алар һәрвакыт сезнең мәнфәгатьләрегезне кайгыртып эш итәләр. "Зармус" - яхшы сыйфат, кулай бәя. Заказ бирергә ашыгыгыз! https://vk.com/zarmus
-
Россия имамнары төркеме Гомрә - кече хаҗ кыла
Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин имамнарны Согуд Гарәбстанына озатты.
-
Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан
2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә.
-
«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: БОМБА БУЛАЧАК!
Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип ышандыра. «Студентлар көне»н Татарстанда озайтканнар. Әйе-әйе, безнең республикада ул 5 февральгә кадәр сузыла. Чөнки нәкъ менә шушы көнне «Пирамида» концертлар залында «Ел студенты» республика премиясен тапшырачаклар.
-
31 нче гыйнвар көнне Казан шәһәрендә география фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы үтте
Әлеге олимпиадада безнең мәктәбебез укучысы Загриев Ф.Ф. катнашып, призлы урын яулады.
-
Айсылу Габдинова белән Рәнис Габбазов бер-берсенә каршы дуэльга чыга [видео]
Айсылу Габдинова иҗатташ дусты Рәнис Габбазовны дуэльга чакырган! Ә дуэле нинди: ашау белән бәйле!
-
«Дулкыннар» бәйгесе татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага багышлана
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» Республика бәйгесендә катнашырга чакыра.
-
Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан Татарстан Президентының халыкка мөрәҗәгате
"Бу зур җиңү Россиянең дошманнарына - гыйбрәтле сабак, ә безнең барыбыз өчен һәрчак горурлык булсын!" - диелә мөрәҗәгатьтә.