Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Җитәкчеләрне таныйсызмы?

Бәйгенең спонсоры "Зармус" мебель компаниясе. Әлеге җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итеп үзегезгә кирәкле һәм ошаган йорт җиһазларын эшләтә аласыз. Алар һәрвакыт сезнең мәнфәгатьләрегезне кайгыртып эш итәләр. "Зармус" - яхшы сыйфат, кулай бәя. Заказ бирергә ашыгыгыз! https://vk.com/zarmus

Ватанны саклаучылар көне – 23 февраль якынлаша. Шул уңайдан газета  укучыларыбыз  арасында ир-атларга багышланган “Җитәкчеләрне таныйсызмы?” бәйгесе игълан итәргә булдык.

Сезнең игътибарга җиткерелгән фотоларда армия  сафларында хезмәт иткән, хәрби бурычын солдат-матрос формасы киеп үтәгән районыбыз оешма-предприятиеләре, бүлек җитәкчеләренең балачаклары сурәтләнгән. Сезгә шуларны танып, безнең “Вконтакте” сайтындагы сәхифәбезгә (https://vk.com/sabatannar) яисә электрон почтабызга  (sabatannar@rambler.ru)   хат юлларга гына  кирәк. Ә фотолары газетага бирелгән җитәкчеләрнең сер тота белгән чын ирләр булып калуын телибез. Барлык  җитәкчеләрне дә танучыны  редакциянең махсус бүләге көтә! Әгәр дөрес җаваплар берничә була икән, җиңүче “Генератор случайных  чисел” программасы ярдәмендә ачыкланачак. Башладык, җәмә­гать, ходай күзләрегезгә үткен­лек бирсен!

 

Элемтә өчен телефон номерларыгызны җибәрүне сорыйбыз.

 

Бәйгенең спонсоры:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев