2 февраль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 80 яшьлек хуҗабикәнең фатирын үзләштергән ир-атны хөкем иттеләр
Ир-ат, өлкән яшьтәге хатынны алдап, сату-алу турындагы килешүгә кул куярга мәҗбүр иткән.
-
“Сәер” директор буразнасы
Саба аграр көллиятендәге хәлләр “сарафан радиосы” аша күптән таралган. Әти-әниләр бирегә балаларын тәртипкә керсен, тормышта яшәргә өйрәнсен өчен җибәрә. Хәер, аның директоры да – бик үзенчәлекле кеше. Студентлар белән бергә иртән физик күнекмәләр ясый, алар белән бер өстәл янына ашарга утыра.
-
15 минутта әзерләнүче рулет
Алдан кисәтмичә генә элеккеге дусларыгыз кунакка килеп кердеме? Алар ванна бүлмәсендә кул юган арада, сез духовкага куярлык баллы тәм-том рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге рулет, чыннан да, 15 минутта әзерләнә.
-
Марат Гыйбатдинов татар телен фән теле буларак саклый торган чараларны җиткерде
Татар галимнәренең хезмәтләре күбрәк рус телендә дөнья күрә.
-
Аны юллар алды…
Бер ел элек бу көнне без Балтачка юл тоткан идек. Көне иртәдән буранлап тора, асфальт юлдан кар себерә… Күрәсе кешеләребезне күреп, эшләребез эшләп, Балтач мәчетендә өйлә намазларын укып, кайтыр юлга кузгалдык. Балтач дусларыбыз борчылып калды: карап кына кайтыгыз, хәерле юллар сезгә…
-
Илһам Шакировның туган көнендә зур концерт булачак
Бәйрәм концерты җырчының аудио һәм видео язмалары белән үрелеп барачак.
-
Сагыш тулы хатлар әле дә куыра күңелне (СУГЫШ КӨНДӘЛЕГЕ)
Сталинград казанында Икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч һәм иң күп корбан алган сугышы булган иде. Дошман ярты ел буе Дон елгасы, Волго-Дон каналы һәм Сталинград шәһәрен алу өчен көрәш алып барды. Ләкин кызылармиячеләр “Артыбызда – Россия! Бер адым да чигенмәячәкбез!” дигән лозунг астында, гомерләрен аямыйча, җиребезнең һәр карышы өчен көрәштеләр һәм немец гаскәрләрен Сталинград янында чолганышка алып, күпчелеген юк иттеләр, фельдмаршал Паулюсны һәм тагын 24 генералны, күпсанлы солдатларны әсирлеккә алдылар.
-
Казанда 100 миллион сумга фатир саталар
Подлужная урамындагы 336,9 квадрат метр мәйданлы пентхаус тулаем 14 нче катны били.
-
СПАРТАКИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ
Районыбыз командасы республикабызда 6 ел дәвамында уздырылучы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында актив катнашып, уңышлы чыгыш ясый.
-
Мишә авыл җирлегендә урнашкан оешмалар арасында волейбол ярышлары
Спорт – сәламәтлекнең нигезе, диләр. Мишә авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Авыл җирлеге кысаларында да төрле спорт чаралары даими үткәрелә. Бүгенге көндә җирлектә урнашкан оешмалар арасында волейбол ярышлары уза.
-
Татарстанда елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерлары билгеле булды
Мәртәбәле турнир алдыннан Көрәш федерациясе Президиум утырышы уздырды.
-
Гүзәлия, Ландыш, Рәсим Низамов, Фәнил Вакказов һәм башкалар сезне концертта көтә [афиша]
Ирек Габдрахманов – дистәләрчә җыр авторы. Автор Германиядә яши. Хәзер авырлыгы 300 килодан арткан. Шуңа күрә ул кире туган ягына кайта алмый. Иҗат кичәсе оештыру — аның иң зур теләге.
-
Иннополиста спорткомплекс янган
Кичә кич, 1 февраль көнне Иннополиста янгын чыкканын күргәннәр. Моның турында халык социаль челтәрләрдә язган.
-
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә
Синоптиклар циклон аркасында һава торышының бозылуы турында кисәтте.
-
Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә
Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне булып исәпләнә.