Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 80 яшьлек хуҗабикәнең фатирын үзләштергән ир-атны хөкем иттеләр

Ир-ат, өлкән яшьтәге хатынны алдап, сату-алу турындагы килешүгә кул куярга мәҗбүр иткән.

Татарстанда суд 80 яшьлек әбине алдап аның фатирын үзләштергән 45 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

2016 елның җәендә ул Казанда яшәүче әби белән таныша. Ханым ир-атны фатирында яшәргә чакыра һәм тегесе әбинең торагын үзләштерү теләге белән яна башлый.

Иң элек явыз ниятле ир риелтор яллый, ә тегесе сатып алучы эзләп таба һәм торакны сату турында документлар әзерли.

2016 елның декабрендә ир-ат үзен фатир хуҗасының бертуганының улы дип таныштырып, Росреестр хезмәткәрен, риелторны һәм сатып алучыны алдый, ә соңгысы белән сату-алу турында килешү төзи.

Төп башына утырып калган әби дә килешүгә кул куя. Экспертиза күрсәткәнчә, ул психик авырудан интеккән.

Шуннан соң әбинең өендә яшәүче ир-ат фатирны өченче затларга яңадан сатып җибәрә. Нәтиҗәдә, бичара карчык бердәнбер торагыннан колак кага, аңа килгән зыянның күләме 1,3 миллион сум белән бәяләнә.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Ул биш ел гомерен каты режимлы колониядә үткәрәчәк. Район прокуратурасы шикаяте буенча, фатирны сату-алу турындагы килешү суд тарафыннан яраксыз дип табылган, хуҗабикәгә торагын кире кайтарганнар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев