Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СПАРТАКИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ

Районыбыз командасы республикабызда 6 ел дәвамында уздырылучы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында актив катнашып, уңышлы чыгыш ясый.

Спортчыларыбыз 2017 елда да  сынатмадылар, беренче урынны  яуладылар. Финал  ярышлары 1-3 декабрьдә Казанда үтте. Сабалылар  йөзүдә (Рәис Миңнеханов, Айдар Гәрәев, Ренат Галиәхмәтов, Гүзәлия Фәрхетдинова,  Альбина Сираҗетдинова, Айзат Гыймадиев) –4нче, җиңел атлетикада (Нияз Вәгыйзов, Нәркиз Мифтахова, Адилә Галимова, Нияз Заһидуллин), шахматта (Марат Кәримов, Розалия Хөсәенова), бадминтонда (Равил Гасыймов, Булат Мәүлетов, Айгөл Зәйниева,  Лилия Әхмәтшина) –1нче, өстәл теннисында (Фаил Шәфигуллин, Гөлчәчәк Хуҗина,   Альбина Сираҗетдинова, Рөстәм  Харисов, Алим Галиуллин, сез аларны фотода Рәис Миңнеханов белән күрәсез)  2нче булдылар. Аңа кадәр үткәрелгән ярышларда волейболчыларыбыз (ир-атлар) һәм мини футбол командасы җиңү яулаган  иде. Өченчекөн район башлыгы Рәис Миңнеханов башкарма  комитет бинасының утырышлар залында спартакиада җиңүчеләренә һәм призерларына тантаналы шартларда дипломнар тапшырды, алдагы  ярышларда  да  уңышлар теләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев