3 май 2015 яңалыклары
-
Бүген явым- төшем көтелми
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 3 майда, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә, явым-төшемнәр көтелми. Бүген Татарстанда көндез - 22-27 градус җылы булачак. Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр көтелми. Һава температурасы 23-27 градус җылы булыр дип фаразланыла. Интертат.ру
-
Нинди яшьтә нинди кан басымы булырга тиеш
Һәр яшьнең кан басымы буенча үз нормалары бар
-
Раил Галиәкбәров республика данын яклап 3нче урынны алды
20-24 апрельдә Тула өлкәсе Алексино шәһәрендә инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты узды. Анда Шәмәрдән егете Раил Галиәкбәров республика данын яклап 3нче урынны алды һәм Россия Федерациясенең спорт остасы исеменә лаек булды. Әлеге зур җиңүдә Раилнең тренеры Фархот Исмаилов һәм аның спарринг-партнеры Реваль Андреевның (Лесхоз) да өлеше бар. Раилне...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Җирле үзидарә органнарында куйган намуслы хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Саба муниципаль районы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр Палатасы баш белгече Рәмзия Ирек кызы Камолова, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге баш белгече Зинфира Камил кызы Маликова, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының исәп-хисап секторы мөдире...
-
Шкаф сатучы кырыгалдар корбаны булган
59 яшьлек хатын-кыз бушлай белдерүләр сайтына шкаф сатуы турында игълан урнаштырган. Тиздән шкафка хуҗа табылган. Бер ир-ат 6 мең сумга шкафны сатып алырга теләген белдерә. Килешү барышында клиент Чаллыда яшәүче хатын-кызның банк картасына алдан акча күчерергә теләвен, калган акчаны соңрак шкафны алгач түләячәген белдерә. Хатын-кыз банк картасының реквизитларын әйтә. Кырыгалдар...
-
8 яшьлек кыз автомобильгә ут төрткән
Бортлы автомобиль тулысы белән янып бетә. Чаллыдагы 22 нче комплекстагы сәүдә йорты янында куелган автомобильнең янәшәсендәге җиңел машинага да әлеге янгын зыян китерә. Белгечләр автомобильгә ут төртүләрен, ә полиция хезмәткәрләре моның кем эше булуын ачыклый. Алар 8 яшьлек укучы кыз бала һәм аның 9 яшьлек дус кызы булып чыга. Әлмәт...
-
Ә йөрәкләр һаман 18дә…
27нче апрельдә Кәрим Тинчурин театрында гармун тавышы яңгырап торды. Бу көнне анда ветераннар җыелган иде. Күңелләрендәге бөтен хис-кичерешләрен гармун моңына кушып таратты алар. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралардан театр да читтә калмаган. Бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Илдар Юзеев әсәре буенча куелган «Гашыйклар тавы» спектакле...
-
Саба районында коточкыч авария [+фото]
2 май көнне сәгать 22:10 минутта "Б.Сабасы - Кильдебяк" юлында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ - 2114" машинасы каты тизлек белән "Митсубиси" машинасына килеп бәрелә.