Саба районында коточкыч авария [+фото]
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында коточкыч авария [+фото]

2 май көнне сәгать 22:10 минутта "Б.Сабасы - Кильдебяк" юлында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ - 2114" машинасы каты тизлек белән "Митсубиси" машинасына килеп бәрелә.

"ВАЗ" машинасында булган 5 егет тә вафат була. "Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы табиблар аның гомерен коткарып кала алмыйлар, һәм бер тәүлектән соң ул җан бирә.


Нет комментариев