4 февраль 2021 яңалыклары
-
Арктик циклон аркасында атна ахырында Татарстанда кисәк суытачак
Бу атнада Татарстанда температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә.
-
Килдебәк авыл җирлегендә җыен
3нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
-
«Игенче» хужалыгынын отчет җыелышы
4 февраль көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Игенче» хуҗалыгының отчёт җыелышы булды. «Игенче» хужалыгы 2020 елда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, җыелыштан соң барлык эшчеләр өчен Вадим Захаров, Динә һәм Рафаэль Латыповлар концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
«Сәламәтлекне яшьтән сакла!»
3 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Р.И.Хаҗиева һәм Г.М.Әхмәтшина «Сәламәтлекне яшьтән сакла!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциянең максаты – сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен алга этәрү һәм яшьләр арасында зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру. Акция башында белгечләр балаларга Россиядә наркотиклар таралуның нинди тиз темпларда баруы турында сөйләделәр һәм яшьләрнең әлеге бөтендөнья проблемасына аерым игътибарын җәлеп итәргә тырыштылар.
-
Илшат Гафуров дистанцион уку турында: Элекке уку системасына тулаем кайту булмаячак
КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, КФУда якынча 50 мең студент белем ала, укыганда цифрлы технологияләрне файдалану аларга төрле катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.
-
Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела
Алтын зәркән бизәнү әйберләре һәм ефәк күлмәкләр ир кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә, ди хәзрәт.
-
5 февральгә һава торышы
5 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар, юеш кар явачак. Көндез дә юеш кар, яңгыр явуы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез -2..+3˚ градус булачак. Юлларда көчле бозлавык.
-
«Татмедиа» АҖ һәм Х5 Retail Group «Пятерочка»да газета һәм журналлар сата башлый
Казанда Татарстан товар җитештерүчеләре белән X5 Retail Group компаниясе хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция ачылды.
-
Саба урамнарында агачларны тигезләү эшләренә керештеләр
Саба күптармаклы - җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре Саба урамнарында агачларны тигезләү эшләренә дә керештеләр.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Талант FESТ»ның икенче көне
4 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә «Талант FESТ» дип аталган конкурс-фестивале вокал-соло номинациясе буенча дәвам итте.
-
Мишә авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы
3 февральдә Мишә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
-
«Халык көйләрен иң яхшы башкару» конкурсы
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлегенең баян классының 3-4 сыйныф укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкару» дигән конкурс оештырылды.
-
Татарстанда гыйнвар аенда җылылык өчен түләү 8 процентка арткан
Түләүләрнең артуы бер атнага якын дәвам иткән салкыннар белән бәйле.
-
Саба районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат
3 нче февральдә Килдебәк авылында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40 ) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.