Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сәламәтлекне яшьтән сакла!»

3 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Р.И.Хаҗиева һәм Г.М.Әхмәтшина «Сәламәтлекне яшьтән сакла!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциянең максаты – сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен алга этәрү һәм яшьләр арасында зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру. Акция башында белгечләр балаларга Россиядә наркотиклар таралуның нинди тиз темпларда баруы турында сөйләделәр һәм яшьләрнең әлеге бөтендөнья проблемасына аерым игътибарын җәлеп итәргә тырыштылар.

Шулай ук тәмәке тартуга һәм алкогольгә каршы көрәшнең кискен проблемалары да кузгатылды. Чара барышында яшьләр үз фикерләрен әйттеләр, сорауларга җавап бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Акциянең һәр катнашучысы бик игътибарлы булырга, төрле кызыктыруларга бирешмәскә, тормышның кадерен белергә һәм дөньяның наркотиклар, тәмәке һәм алкоголизмнан башка матур булуын истә тотарга өндәгән листовкалар һәм буклетлар алды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев