Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авыл җирлегендә җыен

3нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Беренче булып авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2020нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тоттылар һәм 2021нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Участок инспекторы А.А. Сахабиев 2020нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча  янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе А.Р. Галимуллин Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе З.Р. Ганиев, «Россельхозбанк»ның Сабадагы өстәмә офис җитәкчесе Р.К. Билалованың чыгышлары тыңланды. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2020 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2021 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев