Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Халык көйләрен иң яхшы башкару» конкурсы

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлегенең баян классының 3-4 сыйныф укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкару» дигән конкурс оештырылды.

Татар халык мәдәниятен саклап калу халык музыкасын саклау һәм  аның белән кызыксыну аша уза. Жюри  башкарылган көйнең сәнгатьлелеге һәм чисталыгыннан чыгып бәя бирде.

undefined

3 сыйныф укучылары арасында бәйге нәтиҗәләре:

Хайриев Илдус (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - 1 урын;

Равилин Гадел(укытучысы Газизов А. З.) - катнашкан өчен диплом.

4 сыйныф укучылары арасында бәйге нәтиҗәләре:

Заһидуллин Әмирхан (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - 1 урын;

Хуҗин Рифат (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - 1 урын

Фәсхиев Илназ (укытучысы Газизов А. З.) – 1 урын

Шәрәфиев Фәнзил (укытучысы Солтанов С. Н.) -2 урын;

Биктимиров Әмир (укытучысы Солтанов С. Н.) - 3 урын

Нигъмәтҗанов Камил (укытучысы Газизов А. З.) – - катнашкан өчен диплом.

Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев