4 июнь 2018 яңалыклары
-
Сабада Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе якынлаша. Шул уңайдан район үзәге Байлар Сабасы бистәсендә 13 оешма һәм учреждение тарафыннан 7-8-9-10нчы июнь көннәрендә матур йола – бирнә җыю эше оештырылачак.
-
Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Әкият» балалар бакчасының чыгарылыш кичәсе
2 нче июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Әкият» балалар бакчасының чыгарылыш кичәсе булды.
-
Май ахырында кайсы продуктларга бәяләр үзгәрде?
Россия статистикасы китергән мәгълүматларга караганда, ил буенча шикәр 1,4 процентка арткан.
-
Казанда 32 яшьлек велосипедчыны бер кичтә ике тапкыр бәрдергәннәр
Юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамындагы 49нчы йорт каршында булган.
-
Эчке эшләр министрлыгы банк карталарыннан акча урлаучыларга җәзаны катгыйландырачак
Россия Эчке эшләр министры мошенниклыкның заманча технологияләр кулланып үсә баруы хакында искәртә.
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә.
-
Казан теннис академиясенә давыл 1 миллионлык зыян китергән
Көчле җил академиянең гөмбәзен алып аткан һәм яктырткычга зыян китергән.
-
Казанда ике ай эчендә полигоннарга 11 мең КАМАЗ чүп чыгарылды һәм 36-дан артык чүплек юк ителде
3 меңнән артык предприятие, 150 меңнән артык кеше һәм 12 процентка якын казанлы шәһәрне санитар чистарту чараларында катнашты. Ике ай эчендә Татарстан башкаласында урамнар, газоннар, парклар һәм скверлар, кварталлар эчендәге юллар һәм ишегаллары чистартылды, чүп өемнәре чыгарылды. Шәһәрнең 75 территориясендә үткәрелгән шәһәркүләм өмәдә урман-парклар территорияләре, Кабан һәм Идел елгаларының яр буйлары чистартылды.
-
Сабантуй-2018
“Сабан туе” - татар халык бәйрәме һәм халык хуҗалыгы алдынгылары слеты Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә - 16 июньдә, авыл җирлекләрендә 17 июньдә уздырылачак.
-
4 – 10 июнь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Камал театрында 5 июнь көнне Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле соңгы мәртәбә күрсәтелә.
-
Татарстанда анадан тума көенчә урманга качкан туташны эзлиләр [видео]
1 июнь Түбән Кама районы Кармалы авылында 24 яшьлек туташ качып югала. Әнисе белән өйләренә кайтып барышлый, ул анадан тума чишенеп, Чишмә елгасын йөзеп чыккан һәм урманга кереп югалган.
-
Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар
“Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.
-
Мундиаль тубын Халыкара космик станциядән Җиргә кайтардылар
Туп чемпионатның беренче матчы вакытында кулланылачак.
-
Тәмлетамакларга бәйрәм
Рецепт.
-
Сатыш мәдәният йортында "Сау бул, бакча!" дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе
2 июнь көнне Сатыш мәдәният йортында "Сау бул, бакча!" дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе үтте. Балалар бакчада өйрәнгән барлык һөнәрләрен күрсәттеләр.