Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда 32 яшьлек велосипедчыны бер кичтә ике тапкыр бәрдергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамындагы 49нчы йорт каршында булган.

Казанда бер кичтә 32 яшьлек велосипедчыны ике тапкыр бәрдергәннәр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Якшәмбе, 3 июнь кичендә  30 яшьлек йөртүче “Рено” машинасында Вишневский урамындагы 49нчы йорт каршында урамны тиешсез урыннан чыгучы 32 яшьлек велосипедчыны бәрдергән.

Бәрелүдән велосипедчы каршы хәрәкәт юлына барып төшкән. Ул полосадан  бу вакытта “Хендэ” автомобилендә 25 яшьлек ир-ат килә торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы төрле җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган. Табиблар анда аның сул як бот сөяге сынуын һәм башы бәрелүен ачыклаган.
 

Фото: https://vk.com/chp_kazan
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев