Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан теннис академиясенә давыл 1 миллионлык зыян китергән

Көчле җил академиянең гөмбәзен алып аткан һәм яктырткычга зыян китергән.

Тарпищев исемендәге Казан теннис академиясенә давыл 1 миллионлык зыян китергән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.

  • 30 майда Казанда булган давыл Шамил Тарпищев исемендәге теннис академиясенең гөмбәзен алып аткан иде. 

Теннис академиясе гөмбәзенең 200 квадрат метры ертылган. Моннан тыш 11 яктырткыч – прожекторга зыян килгән, дип әйткән Миронов.

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында давыл китереп чыгарган зыян бетерелгән. Идарәче компанияләр бу эшләргә 200 мең сумнан артык акча тотты, дип сөйләгән районнарның хакимият башлыгы Тимур Алибаев.
 

Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев