Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Эчке эшләр министрлыгы банк карталарыннан акча урлаучыларга җәзаны катгыйландырачак

Россия Эчке эшләр министры мошенниклыкның заманча технологияләр кулланып үсә баруы хакында искәртә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы банк карталарыннан акча урлаучыларга җәзаны катгыйландыруны планлаштыра, дип белдергән Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Без банк карталарыннан акча урлаучыларга җаваплылыкны кагыйландыра торган закон проектын эшлибез", - дигән Колокольцев дүшәмбе көнне НТВ телеканалы сайтында басылган "Поздняков" программасы интервьюсында.

Ул Эчке эшләр министрлыгының мошенниклыкның заманча технологияләр кулланып үсә баруын искәртүләрен билгеләп узган.

"Бүген инде бөтенләй башка төр мошенниклык үсә бара, шунлыктан без үзгәрешләргә, җинаятьчелек эволюциясенә сыйфатлырак тәэсир итәрлек тиешле белгечләр әзерлибез”, - дигән министр.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев