4 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар
1-3 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Безнең район командасы бу ярышларда икенче урынны алды. Команда составы:
-
Машинаны кая куясы? Ноябрь ае яңалыклар белән килде
1 ноябрьдән Казанның кайбер урамнарында парковка бәясе артты. 17 ноябрьдән балалар мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә.
-
Яңа елдан дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Даруларга бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы үсү белән бәйле.
-
Азат Нурмөхәммәтов татар көрәше сәнгать төре буларак танытылырга тиеш дип саный
Татар көрәшчеләре Япониядә милли көрәш сәнгате җыенында чыгыш ясады.
-
Саба муниципаль районының бадминтон буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш парлар арасында чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү
2 нче ноябрь Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының бадминтон буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш парлар арасында чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды.
-
Татарстанда Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә хач йөреше узды
Тантаналы йөреш, Бауман, Батурин һәм Карл Маркс урамнарыннан узып, Богородица монастыре янында төгәлләнде, һәм анда гыйбадәт кылынды.
-
Умартачылар бал кортларын кышлату тәҗрибәсен уртаклашты
Арча районында умарталарны кышка әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
-
Зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган
Әлифбага кагылышлы бу шигъри юлларны кем генә хәтерләми икән?! Дәреслекнең үзен, бигрәк тә укучы кыз, аңа иркәләнеп, мәктәпкә таба атлаучы эт сурәтләре төшерелгән зәңгәр тышлыкны... Бүген сүзебез – әнә шул ничәмә-ничә буынны белемле иткән китапның авторлары Сәләй ага Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова турында.
-
Алинә Заһитова Финляндиядә Гран-при этабында “алтын” яулады
Кыска һәм ирекле программада Олимпия һәм Европа чемпионы 215,29 балл җыйды.
-
Полицейский булып тумыйлар...
Яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып бармасаң, хокук тәртибе сакчысы булу турында хыяллана да алмыйсың. Тимершык авылында мәктәп укучыларын һөнәргә багышлап үткәрелгән очрашуда Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре беренче чиратта әнә шуңа басым ясадылар.
-
Әлмәттә исерек йөртүченең балаларны изеп үтерүе видеога эләгә
2 ноябрь төнендә Әлмәт районында исерек шофер өч яшүсмерне бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән аларның икесе урынында ук һәлак була, өченчесен хастаханәгә озаталар. «Лада Гранта» йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качып китә, тик тиз арада тоткарлана.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Бу дата Ватан тарихының моннан дүрт йөз ел элек булган шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңарта, диелә Татарстан Президенты котлавында.
-
День народного единства России
День воинской славы России — День народного единства отмечается в нашей стране ежегодно 4 ноября, начиная с 2005 года. Этот государственный праздник установлен в честь важного события в истории России — освобождения Москвы от польских интервентов в 1612 году, и приурочен к Дню Казанской иконы Божией Матери.