6 апрель 2021 яңалыклары
-
С.В.Рахманиновның иҗатына багышланган чара
1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә, бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны әзерләү һәм уздыру өчен федераль оештыру комитеты да булдырылды. Шул уңайдан 5 нче апрель көнне фортепиано укытучысы Мухутдинова Э.Н. һәм Яхина Г. И. музыка бүлегенең 3 нче сыйныф укучылары өчен С.В.Рахманиновның иҗатына багышланган чара үткәрелде.
-
"Шатлык" балалар бакчасында "Кошларга йорт бүләк итик" акциясе
Яз көне табигать җанлана, уяна, карлар эри, агачлар яфрак яра, хайваннар кышкы йокыдан уяна, ә кошлар җылы яклардан кайта һәм безне үз җырлары белән сөендерә. Кошлар-корткычларга каршы көрәштә безнең иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше тарафыннан һәр яктан яклауга мохтаҗ. Кошлар язын-җәен урман, басуларны матур җырлары, сайраулары белән җанландыралар. Кошлар-шагыйрьләр, композиторлар өчен илһам чыганагы. Ә без нәрсә эшли алабыз соң алар өчен?
-
Путин спорт һәм фитнес дәресләре өчен салым кайтару турындагы законга имза куйды
Салым балаларга һәм салым түләүче тәрбиясендәгеләргә күрсәтелгән хезмәтләр өчен дә түләнәчәк.
-
"Алтын күкәй яки киндерсюрприз" спектакле
"Алтын күкәй яки киндерсюрприз". Менә шундый исем астында Курсабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сүлә авыл клубы мөдире, Курсабаш китапханәсе мөдире, шулай ук авыл үзешчәннәре тарафыннан Л.Леронның "Алтын күкәй яки киндерсюрприз" спектакле күрсәтелде. Үзешчән актерлар үз рольләрен бик яхшы башкардылар, авторның уй-фикерләрен тормышка ашырып, пьесаның асылын ачып бирә алдылар. Тамашачылар артистларның сәхнәдә уйнавын бик җылы кабул итте. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф алды.
-
«Ак Барс» Көнчыгыш конференциясе финалының икенче уенында җиңелде
Казан хоккейчылары «Авангард» капкасына бер алка да кертмәде.