Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

С.В.Рахманиновның иҗатына багышланган чара

1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә, бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны әзерләү һәм уздыру өчен федераль оештыру комитеты да  булдырылды. Шул уңайдан 5 нче апрель көнне фортепиано укытучысы Мухутдинова Э.Н. һәм Яхина Г. И. музыка бүлегенең 3 нче сыйныф укучылары өчен С.В.Рахманиновның иҗатына багышланган чара үткәрелде.

Дәрес барышында укучылар бөек композиторның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, популяр әсәрләрен тыңладылар. Сергей Рахманиновның Уваровск районының Ивановка авылында Сатиннар гаиләсендә кунак булуы билгеле. Аның вафатына берничә дистә елдан соң, 1987 елда, ул кунак булып яшәгән йорт С.В. Рахманинов исемендәге музей-йортка әйләнә. Әлеге музейда  безнең укучылар виртуаль рәвештә булдылар. Чара экранда презентация белән үрелеп барды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев