Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» Көнчыгыш конференциясе финалының икенче уенында җиңелде

Казан хоккейчылары «Авангард» капкасына бер алка да кертмәде.

Кичә Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалының икенче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 0:2 исәбе белән җиңелде. Матч Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә ике җиңү, «Ак Барс» исәбендә әлегә бер җиңү дә юк.
Әлеге матчта, җәрәхәт алу сәбәпле, 19 марттан бирле уйнамаган «Ак Барс» һөҗүмче Стефан Да Коста бозга чыкты.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Уникенче минутта «Авангард» сакчысы Кирилл Готовец исәпне ачты (0:1).

Өченче период. Унөченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта калган вакытта, Клим Костин Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Юдин — Журавлёв;
Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Рукавишников.
 «Авангард»

 Грубец (Бобков);
Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
Ковальчук — Зернов — Толчинский, Готовец — Береглазов;
Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Чистяков — Каски;
Комаров — Каблуков — Дедунов (Грицюк), Гончаров.
«Ак Барс» һәм «Авангард» киләсе уеннарын Балашихада 7 апрель көнне үткәрәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.   

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X