6 апрель 2021 яңалыклары
-
«Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе
5 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Десятилетия детства» елы кысаларында «Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.
-
7 апрельгә һава торышы
7 апрельдә Татарстанда болытлы, аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр һәм кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -3.. 2°, көндез 4.. 9° градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
-
Хәзрәт Рамазан аенда ковидтан вакцинаны кояш баегач ясатырга киңәш итте
«Вакцина ясау уразаны бозмый», — ди Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков.
-
“Кайнар токмачлы аш” музыкаль комедиясе
3нче апрель көнне Саба муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре Язлы-Арташ авыл клубында Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” музыкаль комедиясен кабатлап куйдылар. Җыр-бию белән үрелеп барган спектакль беркемне дә битараф калдырмады, сәхнә әсәре бик җылы кабул ителде. Тамашачылар кешелекнең иң гүзәл чорының берсе - студент елларына, тулай торак тормышының күңелле мизгелләренә кайтып, рәхәтләнеп ял итте.
-
Быел ифтарларда катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш
Республика ифтары 7 май көнне «Казан Экспо»да узачак.
-
Саба районыннан яшь гаилә торак алу өчен дәүләт ярдәме алды
"Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы кысаларында Саба муниципаль районында яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча эш алып барыла. Быел фатир алу өчен дәүләт ярдәмен Әгъләмҗановлар гаиләсе алды. Сертификатны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы тапшырды.
-
«Серая» зарплата и ее последствия
"Соры" хезмәт хакы һәм аның нәтиҗәләре
-
Налоги за несовершеннолетних детей платят родители
Балигъ булмаган балалар өчен салымнарны ата-аналар түли.
-
«Балачак планетасы» республикакүләм балалар анимациясе фестивале нәтиҗәләре
Балалар Иҗат үзәге укучылары «Балачак планетасы» республикакүләм балалар анимациясе фестивалендә актив катнашты. Каримов Ислам белән Шайхуллин Ислам фестивальдә катнашу өчен үзләренең мультипликацион эшләрен тәкъдим итеп, икесе дә өченче урыннарга лаек булдылар. Шулай ук Аглиуллина Самира һәм Шарафиева Адилә «Иҗади якын килү» номинациясендә җиңү яулап, грамота белән бүләкләнделәр.
-
Хәзрәт быелгы тәравих намазларының үзенчәлеген әйтте
Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана, ә беренче тәравих намазы 12 апрель көнне Ястү намазыннан соң укылачак.
-
«СалаваTIK» YouTube каналында яңа җыр – «Күрсәт әле, үскәнем...»
Балалар арасында киң популярлык алган «СалаваTIK» проекты ике атна саен сишәмбе көнне яңа видео-җыр белән шатландыра. Бүген проектның YouTube каналында “Күрсәт әле, үскәнем...” татар халык уен җыры дөнья күрде.
-
Тарихчы Альберт Борһанов: Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, перспективабыз юк
Каршылыклар булуга карамастан, татар милләте һәм авыллары сакланыр, дип уйлый атказанган фән эшлеклесе.
-
Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән
Юл һәлакәте кичә төнлә Казан — Малмыж юлында булган.
-
Сарман районы Җәлил бистәсендә республикакүләм чаңгы ярышлары узды
3-4 апрель көннәрендә Сарман районының Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республикакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары да (тренер Шәрипов М.Ф.) катнашты. Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман, Спас, Саба һәм республиканың башка районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
-
Татарстанлылар 2021 елның иң тәмле чәкчәген сайлаячак
1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак.