«Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе
Район яңалыклары

«Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе

5 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Десятилетия детства» елы кысаларында «Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.

Балачак – һәрберебез өчен иң бәхетле һәм кайгысыз чор. 

Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, тематик табышмаклар, башваткычлар, ребуслар чиштеләр, шулай ук «Как нам повезло», «Воздушная битва», «Детство – это ты и я!», «Паутина» уеннарында һәм конкурсларында катнаштылар. Чара барышында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, онытылмаслык тәэсирләр дә алдылар. Чара безнең балачак мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев