Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән

Юл һәлакәте кичә төнлә Казан — Малмыж юлында булган.

Татарстанда Ford автомобиле төнлә юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт Казан-Малмыж юлының кырыгынчы чакрымында 23.30 сәгать тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, Ford автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сакламаган һәм караңгыда юлда яткан-ир-атны күрмичә таптаткан.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән. 

Фото: шаһитлар фотосы

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев