Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сарман районы Җәлил бистәсендә республикакүләм чаңгы ярышлары узды

3-4 апрель көннәрендә  Сарман районының Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республикакүләм  чаңгы ярышлары  булып узды. Ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары да  (тренер Шәрипов М.Ф.) катнашты. Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман, Спас, Саба һәм республиканың башка районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

undefined

2,5 км, 5 км, 7,5 км дистанцияләрендә ирекле стиль  белән индивидуаль узышта һәм 1 кмга сузылган спринт ярышларында 110га якын  спортчы  чыгыш ясады.

Беренче көнне спринт ярышларында 1 км ераклыкка  2003-2004 елларда туган егетләр арасында Гатиятуллин Ильяс 3 нче урынны яулады. 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында  Изуланов Лев өченче урында. Мөхәммәтҗанов Камил (2007-2008 елгы) 3 нче урынны яулады.

Икенче көнне спортчылар 2,5 км, 5 км һәм 7 км ераклыкка көч сынаштылар. 2005-2006 елгы егетләр арасында Лев Изуланов өченче урынны, Гатиятуллин Ильяс (2003-2004 елгы)  шулай ук өченче урынны алды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X