Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кайнар токмачлы аш” музыкаль комедиясе

3нче апрель көнне Саба муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре Язлы-Арташ авыл клубында Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” музыкаль комедиясен кабатлап куйдылар. Җыр-бию белән үрелеп барган спектакль беркемне дә битараф калдырмады, сәхнә әсәре  бик җылы кабул ителде. Тамашачылар кешелекнең иң гүзәл чорының берсе - студент елларына, тулай торак тормышының күңелле мизгелләренә кайтып, рәхәтләнеп ял итте.

Залдагы күтәренке кәеф, җылы мөнәсәбәт,  көчле алкышлар кичне тагын да ямьләндерде, рухландырды. Үзешчән артистларның һәммәсе үз рольләрен җиренә җиткереп уйнап, тамашачы күңелендә тирән эз калдырдылар. Җитәкчеләр тарафыннан да әсәр югары бәяләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев