Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар 2021 елның иң тәмле чәкчәген сайлаячак

1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак.

1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак. Татарстан җитештерүчеләре һәм якын-тирә төбәкләр тәкъдим иткән иң тәмле чәкчәкне ачыклау фестивальдәге иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак.

«Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм якын-тирә төбәкләрнең әйдәп баручы җитештерүчеләре катнаша. Җиңүче күрмичә дегустация ясау алымы белән билгеләнәчәк», - дип белдерделәр ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, фестиваль кунаклары арасында да чәкчәк һәм бавырсак әзерләү буенча аерым конкурс үткәрү күздә тотыла. Моның өчен 2-5 кешедән торган команда тупларга кирәк. Барлык продуктларны да оештыручылар тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

«Чәк-чәй» фестивалендә фуд-кортлар, сәүдә рәтләре эшләячәк, мастер-класслар оештырылачак.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев