8 май 2018 яңалыклары
-
Мичән авыл җирлегендә үткән митингтан ФОТОРЕПОРТРАЖ
Рөстәм Исмәгилов фотолары.
-
Камил хәзрәт ветеран имам Харис хәзрәт Салихҗанны Җиңү көне белән тәбрикләде
Бүген иртә таңнан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикли башлады.
-
РАЗВЕДЧИК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә тагын бер тарихи истәлек – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелислам Гали улы Галиевның хаты белән таныштырабыз. Көек авылында гомер кичергән ветеранның хатын Сабада яшәүче оныкчыгы Әдилә Шәфыйкова китерде. Газетабызның алдагы саннарында урнаштырылган хатлардан аермалы буларак, Шәйхелислам Галиевның хаты сугыштан түгел, туган якларына кайткач язылган. Разведчик якташыбыз сугышта күргән хатирәләренең бер өлешен килер буыннарга истәлек итеп язып калдырган. Көек авылында матур гомер кичереп, тормыш иптәше Рәисә белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул XXII партсъезд исемендәге колхозда зоотехник булып эшли. 1983 елда 60 яшендә вафат була. Хатны ул Тимершык мәктәбенең тарих укытучысы үтенече буенча язган.
-
Чистайда юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән
«Лада» шоферы, җәяүлене таптатмыйм дип каршы як полосага чыккан һәм чит ил машинасы белән бәрелешкән.
-
Рөстәм Миңнеханов «Рубин» һәм «Уфа» футбол клублары арасындагы тест матчын карады
Матч ахырында «Рубин» футболчысы Гекдениз Караденизга «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырдылар.
-
Татарстанда сугышта катнашучыларның барысына да «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак
Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
-
Ландыш Нигъмәтҗановага «конкурент» табылган
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмга кызыклы фото урнаштырган. Арчадагы хәйрия концерты вакытында төшерелгән бу сурәт бик аз вакыт эчендә бихисап комментарий җыеп өлгерде.
-
Бүген Татарстан халкын кыска эш көне көтә
Иртәгә, 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан республикада яшәүчеләр ял итәчәк.
-
ОЗЫН ГОМЕР – АЛЛАҺЫ БҮЛӘГЕ
4 майда Байлар Сабасының иң өлкән кешесе Сара Җәләли кызы Зиатдинова бер гасыр гомер кичереп, 100 яшен тутырды. Әлеге күркәм бәйрәм юбилярның якыннары өчен генә түгел, район күләмендә истәлекле вакыйгага әйләнеп, йөзъяшәрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.
-
2018 елда Ураза гаете 15 июньгә билгеләнгән
Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән.
-
Тавыклы бәрәңге “оясы”
Рецепт.
-
Кызлар гимназиясендә имтихан — сәхнәләштерелгән күренеш
Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернаты” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе.
-
КАМАЛ ТЕАТРЫ ФУТБОЛ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ КЫСАЛАРЫНДА 11 СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТӘ
14 июньнән алып 6 июльгә кадәр, 2018 елның фубол буенча дөнья Чемпионаты вакытында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 11 спектакль күрсәтәчәк. Казан халкы һәм кунаклар 112-нче сезон премьераларын һәм татар театрының визит карточкасы булган спектакльләрне күрә алачаклар.
-
Сабаның “Сабантуй” спорт мәктәбе «Maxima Stablеs» бөтенроссия һәм муниципаль ярышларында
3-6 май көннәрендә Мәскәү өлкәсе «Maxima Stablеs» ат спорт комплексында конкур һәм “выездка” буенча бөтенроссия һәм муниципаль ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Рәсәй регионнарында үткәрелгән сайлау этапларында уңышлы чыгыш ясаган спортчылар катнашты.
-
Әрәмтамак салым түли
Рәсми төстә урнашмыйча эшләү Ходай биргән гомереңне диванга кырын ятып уздыру түгел, әлбәттә. Тик озакламый боларның икесенә дә бер үк төрле мөнәсәбәт барлыкка килеп, бу гамәл, дөресрәге, гамәлсезлек кыйммәткә төшә башларга мөмкин. Ник дигәндә, Россия Дәүләт Думасында әрәмтамакларга салым салуны тәкъдим иткәннәр.