8 октябрь 2019 яңалыклары
-
Кече бизнес өчен начар яңалык
Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда кече бизнес өчен салымнарны 4,9 процентка арттырырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында дөнья күргән.
-
“Яшь белгечләргә аренда торагы”
Саба районы авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында авыл хуҗалыгы специалистлары өчен төзелә.
-
Татарстанда эшләүче һәр кешегә 3-4 банк картасы туры килә
Республикада яшәүчеләр бер ел эчендә үз карталары буенча операцияләр күләмен өчтән бер өлешкә арттырган.
-
Саба – Лесхоз юлында булган юл һәлакәте кеше үлеменә китергән
Йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган.
-
Арча егете хапкидо буенча Европа чемпионатында җиңгән
Алмаз Татарстаннан берүзе катнашкан.
-
Татарстанда полиция хезмәткәре һәлак булу сәбәбен ачыклыйлар
Ату коралыннан яраланган полицейскийны кабинетта табып алалар, шунда ук табибларны чакырталар, тик ул хастаханәгә барганда үлә.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләр
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләр дәвам итә. Олы Кибәче авылында яңа зират биләмәсен коймалап алу һәм төзекләндерү, шулай ук урам юлларын төзекләндерү эшләре бара.
-
Саба хәзрәте Африкада кое ясаткан
Безнең халыкның ярдәмчеллегенә һәм киң күңеллелегенә соклануым артканнан арта гына бара. Менә әле күптән түгел шундый хәбәр җиткерделәр үземә: Саба районының Шәмәрдән бистәсе хәзрәте Дамир Газизов ярдәме белән Африкадагы Нигер дәүләтенең бер авылында су коесы казылган. Шуның видеосын да җибәрделәр.
-
Марат Җәббаров: Татарстанда шикәр чөгендере мәйданының яртысыннан артыгы җыелды
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
Ютазы районында юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Ике кеше Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының яр буе паркына экскурсия
6 октябрь - Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне. Бу бәйрәм Европада кыргый фаунаны һәм табигый яшәү чараларын саклау турында Конвенция кысаларында 1979 елда билгеләнгән. Яшәү урыннарын саклау көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
-
1 октябрьдән Россия Президентының хезмәт хакы арткан
Барлык министрлыкла, Росгвардия, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Тышкы разведка хезмәте башлыкларының хезмәт хаклары индексацияләнгән.
-
День командира надводного, подводного и воздушного корабля ВМФ России
С 2007 года у военнослужащих Военно-морского флота России стало одним праздником больше — 8 октября отмечается День командира надводного, подводного и воздушного корабля — профессиональный праздник командиров экипажей кораблей, установленный Указом Главнокомандующего ВМФ РФ «О введении годового праздника Дня командира корабля Военно-морского флота».