Ютазы районында юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Хәвеф-хәтәр

Ютазы районында юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән

Ике кеше Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган.

Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев сөйләде. "Ютазы таңы" газетасы шул хакта хәбәр итә.

2019 елның 6 октябрендә Югары Стәрле - Иске Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 29 нчы чакрымында кичке тугыз сәгатьләр тирәсендә – Ютазы районы кешесе ВАЗ автомобиле белән, Иске Каразирек авылы ягыннан Урыссу бистәсе ягына хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче үлгән, аның ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган. 

Фото: yutazy.ru

tatar-inform.tatar


Нет комментариев