8 октябрь 2019 яңалыклары
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр куелды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү кисәткечләре Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.
-
9 октябрьдә һава температурасы +5-7 градус булачак
9-нчы октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез шулай ук бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +2-4 градус, көндез +5-7 градус булачак
-
Казанда заманча исем белән аталган татар ашлары тәкъдим ителде
Менюда “өчпочмакфреш” һәм “кыстырбургер” дип аталган ризыклар бар.
-
Берлин татарлары бөтен дөнья белән бергә татарча диктант язачак
Берлинның татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тимур Харрасов татарча диктант язуда катнашучылар елдан-ел артыр дип өметләнә.
-
Байлар Сабасында мини-гольф мәйданчыгы кулланылышка тапшырылды
Байлар Сабасының Тукай урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында мини-гольф уены өчен мәйданчык кулланылышка тапшырылды. Эшне “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре башкарды.
-
Пенсия яшенә бәйле яңа закон кабул ителгән
Дәүләт Думасы дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгуда яшьне киметү турында закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Казанда биш катлы йортта ут капкан фатирдан өч кешене коткарганнар
Янгын бүген иртән Авангард урамындагы 90/48нче йортта чыккан.
-
Рөстәм Миңнеханов: Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде
Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәме белән тәбрикләде.
-
Татарстанда яшәүче хатын-кызлар аферистларга 245 мең сум акча күчергән
Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек һәм Лаеш районында яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз җинаятьчеләр корбаны булган.
-
“Алтын көз” бәйрәме
7 нче октябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә “Алтын көз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм өч өлештән торды. Һәр сыйныф мода итеп үзенең Көз кызы һәм Көз егетен тәкъдим итте. Икенче өлештә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен уеннар һәм бәйрәм ахырында көзге ярминкә оештырылды. Бәйрәм кызыклы концерт номерлары, җыр-бию белән аралашып барды, барлык катнашучыларга да ошады.
-
Мәктәптә ничә сумга кадәр акча җыярга ярый?
Мәктәп ул – белем бирү генә түгел, теге як бу хаҗәтләр өчен акча җыю урыны да. Чүпрәк, каләм, су, каравыл хезмәте… барысына да түләргә кирәк. Тик акча мәсьәләсендә әти-әниләр белән шаярырга ярамый. Казанда бер ана бакчада 250 сум акча сораган өчен прокуратурага хәбәр иткән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларында акча җыярга ярамаганлыгы турында янә кисәтә. Әмма кем әйтмешли, эт өрә, бүри йөри тора. Бу көннәрдә әти-әниләргә сак өчен акча күчерүне сорап хатлар килә.
-
«Буыннар чылбыры» дип исемләнгән отчет-иҗат концертларын үткәрү турында карар
Саба муниципаль районы авыл җирлекләренең һәм предприятие, оешма, учреждение коллективларының ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Саба районы оешуның 90 еллыгына багышланган «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип исемләнгән отчет-иҗат концертларын үткәрү турында карар.
-
Татар атлары игътибар үзәгендә: Лениногорск районында милли спорт төре “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды
5 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Лениногорск районында милли спорт төре - татар атларында менге көрәш - “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә өмә оештырылды
Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре күл буйларын тәртипкә китереп кую хисабыннан өмә оештырды.
-
УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете октябрь азагында Казанга килеп җитә
Рөстәм Казанбаев бу сәяхәтен бөтен дөнья татарларының бердәмлек символы итеп кабул итә.