Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар атлары игътибар үзәгендә: Лениногорск районында милли спорт төре “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды

5 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Лениногорск районында милли спорт төре - татар атларында менге көрәш - “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.

Чемпионат Алтай  Республикасы кунакларының  күргәзмә  чыгышларыннан  башланды.    «Сездә үз халкының  шундый  патриотлары  булуга  мин  шатмын. Барлык  егетләргә  дә  бу  спорт  төрендә  уңышларга  ирешүләрен  телим», - диде  ярышларның  баш    судьясы   – Алтай  Республикасының  «Этноспорт» Президенты    Ербол Едильбаев.

 «Аударыш»ның төп инициаторы  -   "Алмакай" ат  йорты  директоры  Фәрид Нәбиуллин ярышларның  кагыйдәләрен  аңлатты: «Ике җайдакчы  бер-берсен ат өстеннән  егып  төшерү  өчен  атакалар  ясыйлар. Тагын  бер  шарт   – бер-береңне тарткалаганда бары  тик көрәшченең  биленә  бәйләгән  сөлгедән  генә  тартырга  мөмкин».

Ярышларга  кураторлык  итүче     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы вәкиле   Айрат Хәбибуллин:      «Чемпионатта катнашучылар  4 авырлык категориясендә  көрәштеләр.  Җиңүчеләр   дипломнар, кубоклар һәм акчалата  бүләкләр  алдылар»,  - дигән   мәгълүмат  бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X