Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

9 октябрьдә һава температурасы +5-7 градус булачак

9-нчы октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез шулай ук бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +2-4 градус, көндез +5-7 градус булачак

Республиканың башка районнарында төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән юеш кар көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Һава температурасы төнлә 0-дән +5 градуска кадәр булачак, көндез +4 белән +9 градус арасында тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X