10 июль 2018 яңалыклары
-
Чуваш халкы җырчысы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаны ике республика президенты котлады
Чабаксарда узган Федераль сабан туенда чуваш халкының танылган җырчысы Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
-
Хәләл-кафе пешекчеләре чит ил журналистларына татлы әзерләргә өйрәтте
Чит илләрдә популяр хәләл-кафе пешекчеләре мастер-класс үткәрде.
-
“Кайтып керерсең кебек!” – интернетта Булгария фаҗигасен искә алалар [фото]
2011 елның 10 июлендә Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында “Булгария” теплоходы су астына китте. Ярдан 3 чакрым ераклыкта 20 метр тирәнлеккә төшеп баткан көймә 122 кешенең гомерен алып китте, шуларның 28е балалар иде. 79 кеше коткарылды.
-
Казан кешесе өч чит ил гражданын зур суммага алдаган
Чит ил кешеләренә китерелгән зыянның күләме 400 мең сумнан артып киткән.
-
Казанда Яндекс.Еда сервисы эшли башлады
Әлеге сервис ярдәмендә өйгә яки офиска әзер ризыкларга заказ бирергә мөмкин.
-
Надежда Кадышева киләме? Питрауда кайсы артистлар җырлаячак [тулы исемлек]
14 июль Мамадыш районының Жөри авылында ел саен көтеп алынган “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале уза. Төп кунак булып сәхнәдә Россиянең халык артисты Надежда Кадышева җырлаячак. Татарстан, Башкортстан, Чиләбедән унлап фольклор коллективы катанашыр дип көтелә.
-
Кылган гамәл булсын яхшыдан
..Аллаһы Тәгалә бар һәм бер, ул бөтен кимчелектән өстен, әмма ул безгә күренми, аңа хезмәткә барып булмый бүген.
-
Сәләт-Биләр форумында чит илләрдән килгән татар балалары катнашкан
Илледән артык сәлкеш татар мохите, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышкан.
-
Швед журналисты Казанның чисталыгына сокланган
"Казан Чемпионат кабул итә торган Россия шәһәрләренең тырыш олы апасы ролен башкара", дип язган Джохар Бен Джелюль.
-
Киңәш кирәксә, Әлфиягә кушыл
Баладан кызыгып, ата-ана да “интернет“ дигән дөньяны гизә торган заманада яшибез. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк бит аны. 57 яшен тутырган Әлфия апа Галиәхмәтова кебек, мәсәлән. Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе ул. Әлфия апаның “хоп-хоп” дип көн дә иртән җәяүләп йөрүләрен, кышын чаңгыда шууларын карау, көн саен аннан яңа рецептлар көтүләр 11 меңгә якын язылучының гадәти бер тормыш күренешенә әйләнеп куйды инде. “Әти-әниләрегез интернет белән эш итәргә өйрәнсен, өйрәтегез. Сез еракта, яшь барган саен, үзеңне ялгыз итеп тойган чаклар була. Балаларны, оныкларны сагынабыз. Шул чакта телефон ярдәмгә килә”, – дип бөтен яшьләргә мөрәҗәгать итә Әлфия апа.
-
"Фрикаделькалар белән аш"
Рецепт.
-
Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды пленар утырышы бара
"Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр", - диде Рафис Борһанов
-
Фирдүс Тямаевның бәйрәм арасында "Тямаев-фест" дип язылган тактасын урлаганнар
Нурлат районындагы Түбән Нурлат авылында "Тямаев-фест" узды. Бәйрәм мәйданына юл күрсәтеп торучы берничә такта куелган иде. Шуларның берсен кунаклар алып кайтып киткән.
-
“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары Идел буе федераль округы ярышларында
Идел буе федераль округының шәхси-командалар арасында Чемпионаты һәм беренчелеге
-
«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән
Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар.