Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләт-Биләр форумында чит илләрдән килгән татар балалары катнашкан

Илледән артык сәлкеш татар мохите, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышкан.

Быел "Сәләт" VII Халыкара яшьләр белем бирү форумында чит илләрдән килгән татар балалары катнашкан. Өченче сменада илледән артык сәлкеш (“Сәләт”кә йөрүче балаларны шулай атыйлар – ТИ) татар мохите, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов әйтте.

“Канада, Америка, Финлядия, Чехия, Төркия, Испания, Австралия, Гарәп Әмирлекләре һ.б. чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез “Сәләт” аланында узган төрле чараларда катнаштылар. Уку-укыту мәйданчыкларында татар телен өйрәнделәр, уеннарда актив катнаштылар. Гомумән, вакытны файдалы һәм күңелле уздырдылар дип саныйм. Сәлкешләр мәдәни чараларда үзләренең сәләтен күрсәттеләр, үзенчәлекле урыннарга экскурсияләргә йөрделәр. Төп максат – чит илдә яшәгән татар балаларын туган яклары белән таныштыру һәм аларга татар мөхитен күрсәтү иде. Әти-әниләре шалтыратып рәхмәт сүзләре җиткерде, без үзебез дә бик канәгатъ калдык. Алга таба да әлеге элемтәне өзмичә эшләргә тырышабыз, яңа проектларны чынга ашырырга планлаштырдык”, - диде ул.

Билгеле булганча, Канаданың Монреаль шәһәрендә “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы эшләп килде. Быел чит илләрдә яшәүче татар балалары өчен халыкара укыту үзәге ТР президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән Казанда ачылды. “Хәзер форумда Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә балалар берләшә ала. Киләчәктә татарлар яшәгән һәр төбәктә “Сәләт”не үстерергә язсын”, - дип теләде “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев