Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары Идел буе федераль округы ярышларында

Идел буе федераль округының шәхси-командалар арасында Чемпионаты һәм беренчелеге

2018 нче елның 5 нче- 8 нче июль көннәрендә Тубән Новгород шәһәренең КСК”Пассаж” комплексында конкур буенча Идел буе федераль округының шәхси-командалар арасында Чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.Ярышларда Түбән Новгород, Ульян, Киров, Самара өлкәләреннән,Пермь төбәгеннән, Башкортостан, Татарстан, Коми республикаларыннан 90нан артык пар катнашучы көч сынашты.

“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да элеге ярышта актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Байрамова Наталья  “Юноши” категориясендә “Сабрина” атамалы атта 2 урын яулады.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина Кира Николаевна  “С” группасының төрле маршрутларында “Колари” атамалы атта 2,3 урыннар алды.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Мустафин Равил Абдулович “Открытый класс” категориясендә 2 нче урын алды.

 Җиңучеләр һәм призерлар  кубок, медаль, грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Спортчыларыбызны  котлыйбыз һәм  уңышлар теләп калабыз!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев