Чуваш халкы җырчысы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаны ике республика президенты котлады
Чабаксарда узган Федераль сабан туенда чуваш халкының танылган җырчысы Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
Быел Чабаксарда узган Федераль сабан туенда Чувашиянең һәм чуваш халкының танылган җырчысы Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу тантаналы вакыйга Татарстан җитәкчелеге катнашкан мәдәни чарада булганлыктан, күпләр ялгышып җырчыга Татарстанның мактаулы исеме бирелгән дип уйлап, җырчыны котлый да башладылар. Бу Федераль сабан туенда Фәридә Фәйзуллинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавы белән бәйле.
“Чувашиянең мактаулы исеме бирелде. Мин бит Казанда яшәсәм дә, Чувашиядә эшлим. Әмма татар телендәге җырларым белән татар тамашачысына чыгарга телим. Чөнки автор-башкаручы буларак, беренче җырларым татар телендә язылды, - диде Фәридә Фәйзуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Җырларым татар аудиториясен бер тыңлауда яулап алмаса да, алар әкренләп халык күңеленә керә торган җырлар дип уйлыйм”.
Фәридә Фәйзуллина татар эстрадасы сәхнәсен дә яулап ала алачагына ышана. Әкренләп Казан якларына гастрольләр дә оештырырга уйлый. “Татар тамашачысын тоеп карыйсым килә. Минем җырларым аларның күңелләренә кагыламы, кагылмыймы – аңлыйсым килә, - ди ул. – Әмма берьюлы ике аудитория җиңел түгел”.
Фәридә Фәйзуллина соңгы елларда аудиториясенең Чувашиядә яшәүче мишәр татарлары хисабына артуын әйтә. “Аларның минем белән горурлануын күрәм. Күпчелек чуваш җырлары яңгыраса да, концертларыма да киләләр, мин концертларымда татарча да җырлыйм”.
Популяр эстрада җырчысы ике халык тамашачысын чагыштырып, чуваш тамашачысының ихласрак, ачыграк, гадирәк, күңелен ачып тыңлавын, ә татар тамашачысының басынкырак, саграк, тыйнаграк булуын әйтә.
- Фәридә Фәйзуллина 2014 елда “Учук” фестиваленең рәми тавышы дип танылган, 2015 елда ЮТВ телеканалы (Чувашия) Иң яхшы башкаручы булырак таныган, Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен 2015 елда Чувашия Милли конгрессының, 2016 елда Чувашия Дәүләт Советының Мактау хатлары тапшырылган. Бүген популяр җырчының татар телендә – бер һәм чуваш телендә дүрт альбомы бар.
Фото: Расих Фасхутдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев