12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАР КҮРДЕМ!»
Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.
-
Урысча сөйләшеп, татарча җырлап булмый
Резедә Шәрәфиеваны беркем белән дә бутап булмый. Ул сирәк тавыш иясе, үз-үзен тотышы, сәхнә киеме дә башкалардан үзгә аның. Белгечләр исә, Резедә татар эстрадасына Европа стиле алып килде, дигән фикердә. Ләкин ул сәхнәгә башка һөнәр үзләштергәннән соң гына килә. Чаллыдан Казанга да күченеп килергә атлыгып тормый. Моның сәбәпләре нидә? Җырчы татар эстрадасы киләчәге турында нинди фикердә? Татарстанның атказанган артисты белән әнә шулар хакында сөйләштек.
-
Минзәләлеләр сабыйларына кызыклы исемнәр кушкан
Адель, Алексей, Кирилл, Аделя, Азалия, Виктория, Диана, Ева, Милана, Риана, Эльвина исемнәре нәни хуҗаларын тапкан.
-
Татарстанның халык артисты Асия Галиева Чехиядә вафат булды
Асия Галиева 2016 елдан бирле Чехиядә яшәде, аны кызы Динара Сөләйманова үзе янына алып киткән иде.
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.
-
Җиңел һәм тиз әзерләнә торган "Медовый" торт
"Медовый" торт рецепты.
-
"Теннис ярышында I урын !!!"
Район күләмендә балалар бакчалары арасында теннис ярышы булып үтте. “Кыңгырау” балалар бакчасы I урынга лаек булды.
-
"Пусть говорят"ны шаулаткан тема: Шурыгинаны көчләүдә гаепләнгән егетне иректә якыннары елап каршы алды (ВИДЕО)
Диана Шурыгинаны көчләүдә гаепләнеп төрмәдә утырган Сергей Семеновны яхшы тәртибе өчен иреккә чыгарганнар. Интернетта аның әнисе белән очрашу мизгеле сурәтләнгән видео пәйда булды.
-
Казанда беренче эксперименталь юл билгесе барлыкка килде
Яңа билге, светофорда кызыл ут булуга карамастан, уңга борылырга рөхсәт итә.
-
Ике хатын…
Озаграк күрешми торган ике ахирәт очрашса, исәнлек-саулык сорашкач, сүз гадәттә ирләргә барып төртелә бит инде. Бу юлы да шулай.
-
Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган
Җинаятьче, "Көчләү" маддәсе буенча гаепләнеп, берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
-
Клип чире
Бик тә яраткан таныш җырчым белән бер татар газетасы бастырган әңгәмәне интернеттан укып утырам.
-
"Ак Барс" хоккейчысы Олимпия уеннарында Канада җыелмасы данын яклаячак
Пхенчханда узачак Уеннарда катнашачак Канада хоккейчылары исемлеге игълан ителде.
-
Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды
"Дөнья" студиясе февраль аенда Чулпан ханым, аның кызы һәм оныклары белән булган видеоәңгәмәләрне эфирга чыгарачак.