12 май 2021 яңалыклары
-
Мәктәптә атыш оештырган казанлыны судка китерделәр
Атыш фактына карата «Үтерү» маддәсе буенча җинать эше кузгатылган.
-
Гает намазы
Ай буе ураза тоту кебек фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән мөэмин-мөселман кардәшләребез! Рамазан ае сизелмичә дә үтеп китте – олы бәйрәмебез Ураза Гаете җитте.Тоткан уразаларыгыз, биргән сәдакаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын! 13 май көнне районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазлары укылачак. Җәмәгатькә мәчетләргә 3.00 сәгатьтән дә соңга калмый җыелып бетү сорала. Иртәнге намаздан соң Коръән аятьләре укылачак, бәйрәм вәгазе сөйләнәчәк, гает намазы уку белән төгәлләнәчәк.
-
Илсур Һадиуллин укытучы белән хушлашуда: Кичерегез безне, Венера Солтангәрәевна
«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна», — диде Мәгариф һәм фән министры.
-
13 майга һава торышы
13 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич яңгыр явачак, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында көчле җил исәчәк. Төнлә +5..+10˚, көнбатыш районнарда +15˚, көндез +26..+31˚ градус җылы булачак.
-
Алдакчылар тозак кора
Профилактика чараларына карамастан, районда мошенниклар тозагына кабучылар кимеми. Соңгы күңелсез очракларның берсе апрель аенда булды.
-
Саба җәмигъ мәчете гаеткә әзерләнә
Бу минутларда Аллаһы йортында чистарту эшләре бара. Хатын-кызлар өйләгә кадәр тәрәзәләрне юдылар, тузаннарны сөрттеләр. Ирләр урам якны тәртипкә китерде.
-
Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде
«Самосырово» мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина, Әмир Шәйхетдинов, Дамир Гайнетдинов һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьеваны җирләделәр.
-
Работники АО «Транснефть – Прикамье» благоустроили территории военных мемориалов
Историческая память и преемственность поколений были, есть и останутся значимыми направлениями социальной и благотворительной деятельности АО «Транснефть – Прикамье». По многолетней традиции накануне 9 мая нефтепроводчики благоустроили памятники и обелиски, посвященные Победе в Великой Отечественной войне. Масштабная акция памяти охватила территории регионов ведения производственной деятельности общества - Республику Татарстан, Удмуртскую и Чувашскую республики, Пермский край, Свердловскую, Ульяновскую, Кировскую и Самарскую области.
-
Мәктәптә фаҗига корбаннары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны соңгы юлга озаттылар
Казанның 175 нче гимназиясенең 8 А сыйныфында укучылар белән хушлашырга туганнары, дуслары, классташлары килгән иде.
-
Явлаштауда “Икенче икмәк” утырталар
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Районда сабан культураларын чәчүне шушы атнада төгәлләү бурыч итеп куела. Әлегә эш барлык мәйданнарның 60 процентында башкарылган. Сабан культуралары чәчелгән участоклар көнгә уртача 1900 гектарда артып бара. “Симет” җәмгыятендә эшне җирдә дым запасы кимегәнче төгәлләделәр. “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында да сабан культуралары чәчү соңгы гектарларда алып барыла.
-
Казан мәктәбендә һәлак булган 15 яшьлек кызны Курган зиратына җирлиләр
Кыз, күзе начар күрү сәбәпле, беренче парта артында утырган.
-
Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистлар белән очрашты.