Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдакчылар тозак кора

Профилактика чараларына карамастан, районда мошенниклар тозагына кабучылар кимеми. Соңгы күңелсез очракларның берсе апрель аенда булды.

Районда яшәүченең кесә телефонына таныш булмаган ир кеше шалтыратып, үзен Банк хезмәткәре итеп күрсәтә. Мошенникларның телефон хуҗасы исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылыш ясаулары турында әйтә. Андый хәл кабатлана калганда банк картасын иминиятләштерүнең иң яхшы юл икәнлеге, моның өчен клиентның карта номеры кирәк булачагы турында аңлата. Мошенник сүзләренә ышанган ханым аңа карта номерын һәм кодын әйтә. Аннан ханым банк-онлайн кушымтасына керә һәм үзе исеменә 210 мең сум кредит рәсмиләштерелгәнен күрә. Шулай ук картада калган 30 мең сум да юкка чыга. Акчаның кайсы счетка күчерелгәнлеге генә күренми. Шулай итеп, ханым беркатлылыгы аркасында 240 мең сумлык зыян күрә. Банк хезмәткәрләренең сезнең картаның, счет­ларның кодлары да парольләре дә, номерлары да кирәк түгел. Шуңа да әгәр сезгә шик­ле шалтырату була икән, сөйләшүне туктатып картагызда күрсәтелгән номер аша банк белән үзегез элемтәгә керегез.

Людмила Юзеева,  район эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы

Фото: twitter.com/bit_novosti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев