13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Саба кызлары Америкада хоккей уйный
Хатын-кызлар арасында Америкада узучы хоккей буенча яшьләрнең (18 яшькә кадәр) дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы 3 нче урын яулады. Бронза медаль өчен матчта безнең кызлар Чехия командасыннан өстен чыкты - 5:1. Россия командасы составында Татарстаннан да 4 хоккейчы бар иде. Саба районы кызлары - Алсу Рәхимова белән Ландыш Фәләхова бүген...
-
Бүген Искечә Яңа елны каршылыйбыз
Бүген үзәк Чыршы янында кичке җидедә "Тынычлык елы бул - Яңа ел" кичәсе уза. Программада - концерт, күңел ачулар. Чыршы янына рәхим итегез! Нурхан Дәүләтов фотолары.
-
Әлмәт районы башлыгы туган авылы - Татар Икшермәсендә Мәүлид ашы үткәрде
Хәзер мөселман календаре буенча Рәбигуль әүвәл ае бара. Аны икенче төрле итеп Мәүлид ае дип тә атыйлар. Бу айда Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә туры юлны күрсәтү өчен җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәләллаһугаләйһивәссәлам дөньяга килгән. Шуңа да бу көннәрдә мәчетләрдә, шәхси йортларда Аллаһ илчесенә багышлап, Коръән ашлары, вәгазь кичәләре үткәрелә. Шундый...
-
"Иң зур байлыгым саулыгым булды", - ди Түбән Шытсу авылында яшәүче 95 яшьлек Нәфисә Юнысова
"Саулыгым зур байлык булды", - ди Түбән Шытсу авылында яшәп, 12 гыйнварда 95 яшен тутырган Нәфисә Юнысова. Бу сүзләрнең кыйммәтенә шушы яшькә кадәр җитеп, авыруны белмичә, үз аякларыңда йөреп, тормыштан калышмаган әбекәйне күреп чын мәгънәсендә төшенәсең. Аяусыз сугыш елларын үтеп, ачысы бәгырьләрен өткән тыл ветераны ул көннәрне бүген искә төшерергә...
-
Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат үзенең элеккеге сөйгәне янына чәчәк бәйләме урынына пычак кыстырып килгән.
Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә полиция хезмәткәрләре өч җинаять кылган ир-атны тоткарлаган. Ул җинаять урыныннан качып киткән булган. Җинаять кылуда гаепләнүче, Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат үзенең элеккеге сөйгәне янына мөнәсәбәтләрен "җайларга" теләп, чәчәк бәйләме түгел, ә пычак кыстырып килгән. Уртак тел таба алмагач, "мәхәббәтен" кире кагуга ачуы кабарган ир-ат әлеге...
-
“Лукоз-Саба” кәҗә фермасында Кәҗә елын каршылаганнар
Ел хуҗасы кәҗәләр тәрбияләүче хезмәткәрләрне җәмгыятьнең җитәкчеләре, Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләгән. Яңа елны театральләшкән тамаша карап, конкурсларда катнашып, чыршы тирәли әйләнеп, күңелле каршы алганнар.