Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Иң зур байлыгым саулыгым булды", - ди Түбән Шытсу авылында яшәүче 95 яшьлек Нәфисә Юнысова

"Саулыгым зур байлык булды", - ди Түбән Шытсу авылында яшәп, 12 гыйнварда 95 яшен тутырган Нәфисә Юнысова. Бу сүзләрнең кыйммәтенә шушы яшькә кадәр җитеп, авыруны белмичә, үз аякларыңда йөреп, тормыштан калышмаган әбекәйне күреп чын мәгънәсендә төшенәсең. Аяусыз сугыш елларын үтеп, ачысы бәгырьләрен өткән тыл ветераны ул көннәрне бүген искә төшерергә...

"Саулыгым зур байлык булды", - ди Түбән Шытсу авылында яшәп, 12 гыйнварда 95 яшен тутырган Нәфисә Юнысова. Бу сүзләрнең кыйммәтенә шушы яшькә кадәр җитеп, авыруны белмичә, үз аякларыңда йөреп, тормыштан калышмаган әбекәйне күреп чын мәгънәсендә төшенәсең. Аяусыз сугыш елларын үтеп, ачысы бәгырьләрен өткән тыл ветераны ул көннәрне бүген искә төшерергә дә яратмый. "Гомерем буе хезмәттә булдым, эштән курыкмадым, пенсиягә чыкканымны да килеп әйтмәсәләр, белми йөргәнмен, аннан соң да өч ел эшләдем әле",- ди тыл ветераны. - Сау-сәламәт булып та, эш яратмаган кешегә аптырыйм, эшләп гомерен үткәргән кеше тормышын ничек тә көйли, таба, юнәтә. Эшләп яшәгез!",- диде ул олы киңәш-фатихасын биреп. "Бүген дә үз бүлмәмне үзем җыештырам, балаларга чәйләр ясап эчертәм, эшкә барасым юк, вакытым күп, балаларга да элекке кебек урамда атым көтеп тормый, дип шаяртам",- ди. Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәридә Вилданова.

Фәридә Вилданова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев