Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы башлыгы туган авылы - Татар Икшермәсендә Мәүлид ашы үткәрде

Хәзер мөселман календаре буенча Рәбигуль әүвәл ае бара. Аны икенче төрле итеп Мәүлид ае дип тә атыйлар. Бу айда Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә туры юлны күрсәтү өчен җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәләллаһугаләйһивәссәлам дөнья­га килгән. Шуңа да бу көннәрдә мәчетләрдә, шәхси йортларда Аллаһ илчесенә багышлап, Коръән ашлары, вәгазь кичәләре үткәрелә. Шундый...

Хәзер мөселман календаре буенча Рәбигуль әүвәл ае бара. Аны икенче төрле итеп Мәүлид ае дип тә атыйлар. Бу айда Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә туры юлны күрсәтү өчен җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәләллаһугаләйһивәссәлам дөнья­га килгән. Шуңа да бу көннәрдә мәчетләрдә, шәхси йортларда Аллаһ илчесенә багышлап, Коръән ашлары, вәгазь кичәләре үткәрелә. Шундый күркәм мәҗлесләрнең берсе узган якшәмбедә Татар Икшермәсе авылында узды. Мәҗлесне шушы авылда туып үскән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов оештырды. Мәүлид ашына ул авылдашларын, туганнарын, дусларын җыйды. Мәҗит абыйның әтисе Хаҗип ага бакый дөньяга күчкәнче шушы авылда озак еллар имам вазыйфасын башкарган. Җәмәгате белән 10 балага гомер бүләк иткәннәр алар. Мәҗлес башланганчы җитәкчеләр, дин әһелләре авыл зиратына барып мәрхүмнәр каберлегенә зыярат кылдылар, Коръән сүрәләре укып, рухларына дога ирештерделәр. Мәүлид ашы мәдәният йортында әзерләнгән сыйлы табын артында башланып китте, анда 150ләп кеше җыелган иде. Алар арасында дәрәҗәле кунаклар- Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Теләче районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов та бар иде. Бәйрәмне Әлмәт районы мөхтәсибе, үтемле вәгазьләре белән танылган, җор телле Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов алып барды. (Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Илмира Галимуллина.

Илмира Галимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев