Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат үзенең элеккеге сөйгәне янына чәчәк бәйләме урынына пычак кыстырып килгән.

Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә полиция хезмәткәрләре өч җинаять кылган ир-атны тоткарлаган. Ул җинаять урыныннан качып киткән булган. Җинаять кылуда гаепләнүче, Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат үзенең элеккеге сөйгәне янына мөнәсәбәтләрен "җайларга" теләп, чәчәк бәйләме түгел, ә пычак кыстырып килгән. Уртак тел таба алмагач, "мәхәббәтен" кире кагуга ачуы кабарган ир-ат әлеге...

Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә полиция хезмәткәрләре өч җинаять кылган ир-атны тоткарлаган. Ул җинаять урыныннан качып киткән булган.
Җинаять кылуда гаепләнүче, Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат үзенең элеккеге сөйгәне янына мөнәсәбәтләрен "җайларга" теләп, чәчәк бәйләме түгел, ә пычак кыстырып килгән. Уртак тел таба алмагач, "мәхәббәтен" кире кагуга ачуы кабарган ир-ат әлеге хатын-кызга ташлана - эченә пычак белән кадый.
Тавышны ишетеп, ярдәмгә ашыккан 77 яшьлек әби кеше белән, әлеге хатын-кызның 14 яшьлек улын да "буш калдырмый" - аларга да пычак белән кадый. Фатирда башланган канкоеш йортның подъездында да дәвам итә. Моны күргән фатир күршеләре полиция бүлегенә хәбәр итә. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәнче, хатын-кыз җинаятьченең исем фамилиясен әйтеп калырга өлгерә.
Эзләү барышында ир-ат тоткарлана, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев