13 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Татарстан халкы социаль челтәрләрдә термометрда -40 градус күрсәткән фото урнаштыра
Республиканың барлык районнарында да кискен суытты.
-
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады
«Безнең уртак максатыбыз – ватанпәрвәрлекне, бердәм булу хисен, Ватаныбызга һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту», - дип билегеләп үтелә Дәүләт Советы Рәисе котлавында.
-
Кошларга кышын булышыйк
Ел саен Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Җимлек" акциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел да башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән җимлекләр ясалып, агачларга урнаштырылды. Укучыларыбыз әлеге җимлекләрне һәрдаим карап, канатлы дусларыбызга азык салып торалар. Кадерле дуслар! Әйдәгез, кошларга җимлекләр ясап элеп куйыйк, бу эшне балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, мәктәп укучыларына гына йөкләмик!
-
Бүген Россия матбугаты көне
13 гыйнварда безнең илдә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне Россиядә Пётр патша указы белән “Ведомости” гәзитенең 1нче саны чыга. Гәзитнең беренче саны «Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском Государстве и во иных окрестных странах» дигән исем белән чыга. Гәзит Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта басыла. Шул ук вакытта аның даими исеме булмый, төрлечә — «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип атала.
-
Марина Патяшина коронавирустан прививка кемнәргә ярамаганлыгын әйтте
Баш санитар табиб вакцинация беренче чиратта кемнәргә ясалырга тиешлеген санады.
-
Тыныч тормышка сөенеп яшиләр
Декабрьнең соңгы көннәрендә һәм гыйнвар аенда түбәндәге ветераннар 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын алдылар.
-
«Ак Барс» хоккейчылары Казахстанда җиңү яулады
«Ак Барс» Нур-Солтанның «Барыс» командасыннан ике алкага өстен чыкты.