Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыныч тормышка сөенеп яшиләр

Декабрьнең соңгы көннәрендә һәм гыйнвар аенда түбәндәге ветераннар 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын алдылар.

Байлар Сабасында яшәүче Мәгъмүрә Нуриәхмәтова колхозчы гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Сугыш чоры чоры балалары җилкәсенә төшкән авырлыкны Мәгъмүрә апа да тулысы белән кичерә. Җиде сыйныф белем алганнан соң 1946 елда почта бүлегендә эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. 1950 елда сугыштан кайткан Кәшип исемле Югары Шытсу авылы егете белән гаилә коралар. Ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 1988 елда ире вафат була. Хәзерге көндә Мәгъмүрә Нуриәхмәтова тыныч тормышка, һәр имин аткан таңга сөенеп, кызы Рәмзия тәрбиясендә гомер кичерә.

Равил Әхмәтов Көек авылында туган. Сугыш чорында кичергән михнәтләре бүген дә күңелендә саклана. Сыер да җигәләр, җир сукалыйлар, чәчү чәчәләр, урман кисәләр, вагон төйиләр. 1948 елда Сабада оешкан тракторчылар хәзерләү курсында укый. Кичке мәктәпне тәмамлап, урта белем аттестаты, Чистай совхоз-техникумында читтән торып укып, техник-механик дипломы ала. Аннан 25 ел ХХII партсъезд исемендәге колхозда баш механик булып эшли. 1955 елда Кызыл Мишәдән Рәйсә исемле кыз белән гаилә корып, 57 ел гомер кичерәләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Алты оныгы, 15 оныкчыгына да кадерле бабай ул. Хатыны вафатыннан соң улы Идрис, социаль хезмәткәр ярдәменә таянып, үз йортында яши.

1гыйнварда Миңгәр авы­лында яшәүче Затыя Юныс кызы Әбрарова үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Затыя Әбрарова алты балалы ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Тимершык мәктәбендә сигезьеллык белем алганнан соң колхозда эшли башлый. Суслонгер урманнарында ат җигеп агач кисә, урман чыгара, 1955 елда Әбрар Галәвиевка кияүгә чыгып, 45 ел бергә гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Затыя ханым утыз елдан артык хуҗалыклардан ат белән сөт җыя. 1981 елда лаеклы ялга чыга. Затыя Әбрарова кызы Рисәнә тәрбиясендә биш вакыт намазын калдырмыйча, ак әби булып гомер кичерә.

Гыйнвар аенда Югары Шытсу авылында яшәү­че Суфия Вәли кызы Хәй­руллинага 90 яшь тулды. Суфия апа авыр сугыш еллары белән беррәттән, ятимлек ачысын да татып үсә. 1958 елда авылдашы Харис исемле егеткә кияүгә чыгып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Суфия апа «Беренче Май» колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. Авыл клубында җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Өч оныгы, биш оныкчыгына да кадерле әби булып, авылда яшәүче кызы Хәния гаиләсе ярдәмендә гомер кичерә. Эш сөючән Суфия апа бүген дә кул эшләре белән шөгыльләнә, тик торуны белми. Киң күңелле, ярдәмчел, һәркемгә игелек кылып яшәгән Суфия апа авылдашлары хөрмәтен тоеп яши.

12 гыйнварда Лесхоз бис­тәсендә яшәүче Васи­га Мөбарәкҗан кызы Миң­нехановага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды. Васига Миңнеханова Кукмара районы Югары Өскебаш авылында туып үсә. Балачакларын сугыш урлаган буын вәкиле буларак, Васига ханымга да 10 яшьтән тормыш тудырган бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татырга туры килә. Өлкәннәр белән беррәттән, сумала тутырылган авыр чиләкләрне ташый, кыскасы, ир-ат көче соралган барлык авыр эш беләкләре көчкә дә туенмаган яшүсмерләргә күчә.

1954 елда Игенче авылы егете Нургали Миңнехан улы Миңнеханов белән гаилә коралар. Яшь гаилә Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында яши башлый. Нургали Миңнеханов Теләче урманчылыгының Кызыл Йолдыз лесхозында эшли. 1959 елда алар Борчаклы Яз авылына күчеп киләләр.

1962 елда Миңнехановлар Саба районының Лесхоз бистәсенә килеп урнашалар. Легендар урманчы Нургали Миңнеханов белән үзләре үрнәгендә өч ул тәрбияләп үстерәләр.

Васига ханым Лесхоз балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Биредә 24 ел хезмәт куеп, 1986 елда лаек­лы ялга китә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X