Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Казахстанда җиңү яулады

«Ак Барс» Нур-Солтанның «Барыс» командасыннан ике алкага өстен чыкты.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә «Барыс» командасына каршы уенда җиңде. «Барыс» — «Ак Барс» уены исәбе – 2:4.

Беренче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта «Барыс» хоккейчысы Кирилл Панюков гол кертте (1:1).

Икенче период. Икенче минутта, «Барыс» күпчелектә уйнаган вакытта, Кирилл Панюков Казан командасы капкасына икенче алкасын кертте (2:1). Бер минут үтүгә, «Ак Барс» күпчелегендә Найджел Доус исәпне тигезләштерде (2:2). Дүртенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгара алды (2:3).

Өченче периодның беренче минутында ук «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье гол кертте (2:4).

Командалар составы:                           

«Барыс»

Карлссон (Ортио);
Панюков — Вароне — Фрэттин, Линтуниеми — Диц;
Виделль — Волк — Лилья, Хетерингтон — Блэкер;
Старченко — Шестаков — Михайлис, Орехов — Маклюков;
Акользин — Сагадеев — Асетов (Мусоров), Гайтамиров.
«Ак Барс»

Билалов (Әхтәмов);
Доус — Да Коста — Воронков, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Кормье — Зарипов, Юдин — Журавлёв;
Песонен — Фисенко — Петров, Хенкель — Педан;
Лукоянов — Глухов — Дыняк (Сафонов), Рукавишников.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 15 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

  • «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, «Ак Барс» һәм «Барыс» командалары арасындагы уеннар ак барсларның табигатьтә кимү проблемасына багышланган. Ике команданың символы — барс, һәм ике команда да әлеге төр җанварны саклап калу өчен төрле чараларда ярдәм күрсәтә, финанс яктан булыша. Казанның хоккей командасы Алтай Республикасының «Сайлюгемский» милли паркының ак барсларны коткару программасында катнаша.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X