13 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда аграр юнәлештә белем алучы студентларның бөтенроссия форумы старт алды
Татарстанда Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында «КАЙТАМ» Бөтенроссия форумы старт алды.
-
Чүп ташучы машина йөртүчеләр ни өчен бәрәңге сабагына зарланалар?
Бәрәңге сабагы: торак пунктлардагы контейнер мәйданчыкларын үсемлек калдыклары өемнәренә әверелдермәс өчен аны ничек файдалы итеп кулланырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
14 сентябрьгә һава торышы
14 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10.+15˚, көндез +20.+25˚ градус.
-
Айгөл Үзбәкстанга җыена
Казанда “Татар кызы-2021” Халыкара конкурсы финалистларының исемнәре билгеле булды. Алар арасында конкурсның республикакүләм җиңүчесе, Казанчы Бигәнәй авылы кызы Айгөл Котдусова да бар.
-
Килдебәк авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды
9 нчы сентябрь көнне Килдебәк авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Шулай ук җыенда “ZOOM” программасы аша дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге дә булдырылды.
-
Югары Симет авыл җирлегендә үзара салым акчасына юл төзекләндерү эшләре бара
Фоторепортаж.
-
Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды
9 нчы сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре һәм оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнашты.
-
“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча чемпионат булып узды
12 нче сентябрь көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча чемпионат булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Уфа, Чебоксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
-
Редакциягә сатуга Люция Әблиеваның “Соңлап тотылган җавап” китабы, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч кайтты
Редакциягә сатуга Люция Әблиеваның “Соңлап тотылган җавап” китабы, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч (эчендә ябыштыра торган наклейкалар, балаларга видеолар карарга QR кодлар бар) кайтты.
-
Тенеки авыл клубында "Серле гармун телләре" концерты узды
Тенеки авыл клубында "Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе "Серле гармун телләре" дип исемләнгән концерт куйды. Чара "Матур бакча" бәйгесендә катнашкан авылдашларны котлау белән башланып китте. Җиңүчеләргә призлар һәм катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Авылдашлар искиткеч матур концерт карадылар. Гармун һәм баян көенә тере тавышка җырланган һәр җырдан соң көчле алкышлар яңгырады.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды
11 нче сентябрьдә Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Көн тәртибендә Олы Кибәче авыл җирлегенең 2016-2021 нче еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләренә анализ ясалды. Гражданнардан төрле сораулар һәм тәкъдимнәр булды. Сорауларга район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин җавап бирде.
-
2022 елдан ана капиталын баланың атасына да рәсмиләштереп булачак
Закон проекты федераль бюджет акчасы исәбенә гамәлгә ашырылачак.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах
АО «Транснефть — Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан, Удмуртии, Свердловской и Кировской областях.
-
Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет Кубогына мини-футбол буенча республика турниры узды
Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Ярышлар Әлмәттә "Алнас" стадионында узды.
-
Судомодельләштерү ярышлары сезоны уңышлы ябылды
12 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү беренчелеге узды. Ярышта Саба районы командасы составында Югары Симет, Олы Шыңар, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә 1 беренче, 5 икенче, 2 өченче урыннар яулап кайттылар.