Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды

9 нчы сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре һәм оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнашты.

Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин халык каршында 2016-2021 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Җыенны йомгаклап Рәис Миңнеханов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев