Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча чемпионат булып узды

12 нче сентябрь көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча чемпионат булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Уфа, Чебоксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте: “А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар, “В” категориясе – разрядлы спортчылар һәм “С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.

Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы чемпионаты”ның җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:

1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)

2 урын – Блажин Станислав (Киров өлкәсе)

3 урын – Кайсин Дмитрий (Киров өлкәсе)

“В” категориясендә:

1 урын – Конышев Алексей (Киров өлкәсе)

2 урын – Емешев Дмитрий (Казан шәһәре)

3 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

“С” категориясендә:

1 урын – Медведь Олег (Казан шәһәре)

2 урын – Абсалихов Рөстәм («Сабантуй» спорт мәктәбе)

3 урын – Тукаев Илһам (Казан шәһәре)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев